Яшел Үзәндә ачык турнир узачак

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Яшел Үзәндә “Бөтендөнья сабыйлар көне” уңаеннан ЯҮМР беренчелегенә фигуралы шуу буенча ачык турнир узачак.

Фигуристлар ярышы 19-20 ноябрьдә “Ледокол” спорткомплексында үтәчәк. Яшел Үзән районы ачык турниры 2011 елдан бирле уза һәм ул безнең республикада гына түгел, ә Россия Федерациясенең күп кенә регионнарында да билгеле. 200 катнашучы Татарстан, Чуашия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан һәм башка өлкәләрдән чакырулы. Турнирда 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге малай-кызлар катнаша ала.

Ярыш 19 ноябрьдә 11дән 22 сәгатькә кадәр, 20 ноябьдә 8дән 16.30 сәгатькә кадәр булачак.

Карарга теләүчеләр рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International