Безне Ирландиядә дә беләчәкләр

2016 елның 25 ноябре, җомга

Җәй көне венгрлар килеп яшелчәчелек эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашып киткән иде, инде Ирландиянең авыл җирлеге белгечләре килеп, бездәге терлекчелек тармагының торышы, үсеше  белән танышты.

Алар «Вахитов» исемендәге мегафермада булып, аның масштабына исләре китте һәм терлекләрнең күп булуына карамастан, хайваннарның чиста, тук, җиренә җиткереп каралган булуларына соклануларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International