«Свияжские холмы» ял итү шәһәрчегендә шуу сезоны ачылды. Югары платода кызыл трасса һәм балалар мәйданчыгы тулысы белән эшли.
Парковка, кассалар һәм прокат – шулай ук кунакларны көтә. Калган маршрутларны актив рәвештә сезонга әзерләү бара. Барлык трассалар якынча декабрь урталарында эшли башлаячак. Бәяләр узган ел дәрәҗәсендә.