Яки ЮХИДИ инспекторы «шкурасында» бер көн. Яшел Үзәндә узган атнада, «Журналист һөнәрен алыштыра» исеме астында, Татарстан эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) тарафыннан оештырылган акция старт алды. Берничә көн дәвамында, безнең газетабызны укучыларга сөйләр өчен, журналистларыбыз ЭЭМ белгечлекләре белән тирәнтен танышты.
Миңа – юлларда иминлек сакчысы һөнәрен үзләштерергә туры килде. Беренче карашка, безгә, гади кешеләргә, ЮХИДИ инспекторы булуның бер авырлыгы да юк кебек. Бер дә харап инде, торалар имеш юл кырыенда, кагыйдәләрне бозучыларны туктатып беркетмә төзегән булалар... Ә чынлыкта бер дә без уйлаганча җиңел генә түгел икән шул!