Мәчет яшел үзәнлеләр ярдәмендә салына

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Архангельскида  “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ярдәмендә  мәчет торгызыла. Россия мөселманнарының Диния назарәте  матбугат хезмәте белдергәнчә, ул дөньяның иң төньягындагы мәчет исеменә дәгъва кылмакчы.

2008 елда “Нур” җирле мөселманнар оешмасы 1938 елда җимерелгән  мәчетне торгызырга уйлый. Әмма 2014 елда, мәчет бинасы төзелеп кенә беткәч, мәчеттә янгын чыга. Хәзер инде башланган эшне ахырына җиткерергә уйлыйлар. Төзүчеләр планы буенча  яңасы тарихи мәчетнең тулы күчермәсе булачак –  манаралы, куполлы ике катлы бина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International