Яшел Үзән районында мототранспорт чаралары игътибар үзәгендә булачак

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр “Кар машинасы-2016” профилактик операциясе уздырыла. Әлеге оештырылган бердәм рейдларда Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре катнаша.

Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник каралу узу-узмауга, мототранспортка кенәгәсе булу-булмауга  игътибар биреләчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International