Узган һәр ярты ел нәтиҗәләре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Ханбиков журналистлар белән матбугат конференциясендә полиция эшенә кагылышлы халык биргән сорауларга җавап бирә.
2016 ел эш нәтиҗәләре буенча сорауларны 15 гыйнварга кадәр редакция номерларына шалтыратып әйтергә була: 5-68-03, яисә электрон почтага җибәрергә: yashel_uzen@mail.ru
Матбугат конференциясе барышында без аларны Айрат Равиловичка бирәчәкбез, ә җаваплары газетада басылып чыгачак.