“Зеленый Дол” – безнең горурлык

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”нда төзелгән “Зеленый Дол” корабле РФ Хәрби-диңгез флотында  иң яхшы ракета корабле дип танылган.  Һәм ракета ату буенча Хәрби-диңгез флоты башкомандующие  призына лаек булып, Кара диңгез флотында иң яхшысы дип аталган.

Агымдагы 2016 елда корабль 21 мең диңгез миле үткән, 8 ай ачык диңгездә булган, Кара, Урта, Төньяк һәм Балтыйк диңгезендә, Атлантик океанда  үзенең сугышчан мөмкинлекләрен күрсәткән. 3 ранг корабле Россия тарихында беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә Атлантик океанны кичкән. Командование куйган барлык бурычларны “бик яхшы” билгесенә үтәгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International