Яшел Үзән районында ашыгыч медицина ярдәмен чакырту телефоны номеры үзгәрде

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле Васильево бистәсендә яшәүчеләр һәм Васильево район дәвәханәсенә беркетелгән җирлекләр (Осиново, Раифа, Ключи, Әйшә, Октябрьский) һәм башкалар! Игътибарыгызны түбәндәгегә юнәлтәсе килә, ашыгыч медицина ярдәмен чакырту телефоны номеры үзгәрде. 

Хәзер элеккеге кебек 6-21-03 аша түгел, ә 4-70-03 номеры ярдәмендә шалтыратырга кирәк.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, ашыгыч медицина ярдәмен 112 номеры (стационар яисә кесә  телефоны) аша да чакыртырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International