Александр Тыгин гимназистлар соравына җавап бирде

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Күптән түгел 5нче гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Биредә 5а һәм 6а сыйныфы укучыларына «Яшел Үзән» редакциясеннән татлы бүләкләр дә тапшырылды.

«Безнең класс – иҗади класс» бәйгесендә актив катнашкан 5нче гимназия, Олы Ачасыр мәктәбе һәм районыбызның башка укучыларына чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча шуны аңладым: патриотизм безнең йөрәктә ул һәм укучылар үз мәктәбе данын якларга һәрвакыт әзер. 

Ата-аналар җыелышына кайтыйк: директор Нәкыя Чибинова имтихан нәтиҗәләре, мәктәпнең рейтингы белән таныштырганнан соң, сүз район башлыгы Александр Тыгинга бирелде. Александр Васильевич республикада Экология елы якынлашканда, яшелләндерү буенча шәхси генераль планын тәкъдим итте:

– Фантазиягезгә ирек бирегез һәм сезнең берәр могҗиза, һичшиксез, килеп чыгачак. Нәтиҗәдә, яңа, башкаларга охшамаган, үз микрорайоныгызны бизәп торучы яшел почмаклар барлыкка киләчәк. Безнең укучылар үзләре утырткан үсентеләрен тәрбияләп, вандаллардан саклап яшәр иде. Ә без үз чиратыбыз­да мәктәп яны территориясенә, тротуарларга асфальт  җәярбез. Яшелләндерү буенча планны эшкәрткәч, аны шәһәр Советында расларга кирәк булачак.

Шулай ук Александр Васильевич ашханәдә туклану мәьәләсенә дә басым ясады. Нинди дә булса канәгатьсезлекләр бар икән, хөрмәтле әти-әниләр, бу хакта хәбәр итегез, бу бит балаларыбыз сәламәтлеге. 

– Әгәр дә бала өйгә кайтып, мәктәптә кәтлит тәмлерәк пешкән иде дип әйтсә, без дөрес юнәлештә эшлибез, – диде елмаеп район башлыгы. 

Ахырдан исә әти-әниләр дә сораулар бирде. Төп сорау гимназия янында машина кую урынына бәйле иде. 

– Мондый проблема бер безнең гимназиягә генә кагылмый, күрше 11нче мәктәптә дә шундый ук хәл, – дип дәвам итә әти-әниләр. – Иртәнге сәгатьләрдә балабызны укырга дип алып килгәч, бөке хасил була, бу үз чиратында Гоголь урамында авария дә китереп чыгарырга мөмкин бит. Гимназиягә керә торган урынны киңәйтү мөмкинме?

Башлык әлеге сорауны контрольгә алырга сүз бирде һәм мәктәп янындагы яшел зонаны парковка өчен алуга әти-әниләрнең 80 проценты риза булуына да гаҗәпләнде. 

Гимназиягә шефлык күрсәтү темасына да тукталдылар. Хәзерге вакытта иганәчеләрдән башка яшәве авыр, ә гимназия бинасы инде күптән ремонт таләп итә. Аеруча башлангыч сыйныфлар белем алган бинаның хәле аяныч. 

– Кызганычка, без шәһәр предприятие җитәкчеләренә ремонтта ярдәм итәр өчен приказ бирә алмыйбыз. Ләкин ярдәм күрсәтә алмассызмы икән, дип үтенә алабыз, һәм кыска гына вакыт эчендә бу юнәлештә дә боз кузгалыр дип ышандырам. Нәтиҗәсе уңай булыр дип өметләнәм, –  диде Александр Тыгин.

Ата-аналар башлык белән әңгәмә корганнан соң, гимназия балалары концерт та күрсәтте. Һәм һәрчакта да яшьләребезнең шуның кадәр сәләтле булуына сокланам. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International