Яшел Үзәннең Заикин урамында полиция хезмәткәрләре шикләнеп «Мерседес» автомобилен туктаткан. Багажнигын тикшерсәләр, анда ике бишәр литрлы шешәдә билгеле минераль су бренды астында спиртлы эчемлек табылган.
ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Руслан Сөнгатуллин сүзләренә караганда, бу кешедән ике шешәне дә алганнар һәм аңа карата административ эш кузгатканнар. Аннан алдагы көннәрдә генә дә әлеге территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук машинасында минераль су исеме астында спиртлы эчемлек йөрткән өчен бер яшел үзәнлегә эш кузгаткан булган.
Ел башыннан Яшел Үзән территориаль органы 4 тоннага якын спиртлы эчемлекне законсыз әйләнештән алган.