Совет заманында бәйрәмнәрдә уздырыла торган демонстрацияләр бетерелгәннән соң, Бакырчы авылы урамнарының бу кадәр халык ташкынын күргәне булдымы икән? Юктыр... Шушы авылның данын бөтен республикага таныткан «Болгар радиосы» кайтып көтү көткәндә дә алай ук булмады ул. Чөнки бу юлы чараның мөһимлеге дә, статусы да башка. Бакырчыда – авыл тарихында зур хәрефләр белән язып куярлык вакыйга булды – мәчет ачылды. Аның да ниндие, якын тирәдә булмаганы!
Шушы авылда туып үскән Әлфия һәм Рафыйк Бәхтияровларның аналары Суфия апага багышлап салган әлеге мәһабәт иман йорты ачылышына мәртәбәле кунаклар да кайткан иде. Тантананы райнның имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дога белән башлап җибәрде. Догаларны укуны бик моңлы тавышы белән Мөхәммәдия мәдрәсәсенең икенче курс шәкерте, Бакырчы егете Рәмис Шәйхуллин дәвам итте.
– Шушы мәчетнең биек манарасыннан агылган азан һәрберегезнең күңеленә иман нуры иңдерсен, мәдрәсәдә шәкертләр күп булсын. Бакырчы – Норлат зонасының дини учагына әйләнсә иде, – дип, хәзрәт җылы теләкләрен дә җиткерде.
Әйе, моңа кадәр авылның дин учагы булган мәчет, хәзер халкына мәдрәсә буларак хезмәт итүен дәвам итәчәк. Ул – мәет юа, хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым тәһарәт ала, госел коена торган уңайлыклары булдырылган подвалны санамаганда, ике катлы, биеклеге 22 метрлы яңа мәчет белән тоташтырылган.
Себер якларыннан, Сургуттан хәтле шушы тантананың шаһиты булырга кайткан Таһир хәзрәт Саматов та мәчет салу кебек изге эшне башкаручыларга карата булган соклануын яшермәде:
– Исламда ике кешегә көнләшеп карарга мөмкин. Беренчесе – мин дә шулай итеп укырга өйрәнсәм иде, дип – коръән укучыга. Икенчесе – минем дә аныкы кебек байлыгым булып, шундый ук изге гамәлләр кыла алсам иде, дип – мәчет салучыга. Күркәм эшләре белән үрнәк булырлык зыялы шәхесләр чыккан авылда яшәвегез белән сез бәхетле, – диде ул.
«Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала» гыйбарәсен сызып атып, башкарган эше белән киресен исбатлаган Әлфия белән Рафыйк Бәхтияровлар, үзләрен тәрбияләп үстергән аналарына багышлап салган һәм аның исемен мәңгеләштереп «Суфия» исемен биргән мәчет төзелешендә катнашкан, әзме-күпме, хәленнән килгән кадәр булышкан барлык кешеләргә зур рәхмәтләрен җиткереп бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә Диния нәзарәте бүләге – яңа чапанны, авылның имам-хатыйбы Әнәс Закировның иңнәренә Таһир хәзрәт Саматов салды.
«Суфия» мәчетенең проекты Илгиз Җамалетдиновныкы. Ул да:
– Төрле проектлар була. Әлеге мәчетнеке беренче көннән үк бик уңай барды. Сызымнан башлап, эшләп бетергәнче бернинди җитди проблема да тумады. Изге эшкә җил дә уңай исә, күрәсең.
Соңгы арада Бакырчыга чынлап та Ходайның рәхмәте яуган, диярсең! Биредә бик күп эшләр башкарылды. Бу хакта район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев та искәрми кала алмады:
– Хәзер теләгән бөтен нәрсәгез бар: юлыгыз, күперегез, мәдәният йортыгыз, бер авылда да булмаган мәчетегез, матур күл буйларыгыз – бар да бар. Бер нәрсәгез – сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәлегез юк. Бакырчылыларның куйган максатларына ирешү өчен барысын да эшләгәннәрен беләбез, шуңа кабат биредә җыелышачагыбызга бер шигем дә юк.
Бакырчылылар өчен бәйрәмгә әверелгән бу көн мәчет намазы, Гәбделхәким Сәфәрханов, Илдар Гатауллин, Габделхәмит Зиннәтуллин хәзрәтләрнең бик эчтәлекле вәгазьләре белән дәвам итте. Аннары өйлә намазы укылды.
Авылларында еш оештырыла торган һәр чарага сый-нигъмәттән сыгылып торырлык итеп өстәл әзерләмәсә, бакырчылылар булмаслар иде, мөгаен. Татар халык киемнәреннән матур итеп киенгән киленнәр табын янында аккошлар кебек йөзеп кенә кунакларны кыстады. Гомумән, кай тарафка карасаң да, бердәмлек, ихласлык, оешканлык күңелләргә тагын да шатлык өстәде.
«Шәһри Казан» газетасы оештырган бәйгедә җиңеп чыккан хөрмәткә (ни диярсең, актив инде, актив Бакырчы, барлык җиргә өлгерә!) әлеге басма редакциясе концерт әзерләп кайткан иде. Бәйрәм өстенә бәйрәм булды.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисләрендә әйткән: «Кем Аллаһның ризалыгын өмет итеп мәчет кора, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт салып бирә». «Берәү мәчеткә бер палас (җәймә) җәйсә, ул кеше өчен җитмеш мең фәрештә истигъфар (ярлыкау сорар) кыла. «Кем мәчеткә ут кабызса, ул кеше өчен фәрештәләр шул мәчеттә яктылык беткәнгә кадәр истигъфар кылырлар».
Изге эш җирдә ятмас. Бәхтияровлар торгызган иман йорты нык нигезендә күп гасырлар буе балкып, нәселләрен данлыклап, манарасыннан авыл өстенә азан авазы яңгыратып торыр.