ТР Дәүләт Советында тантаналы төстә ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уза торган республика-смотр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 100 җиңүчене ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров котлап, яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
Смотр-бәйге җиңүчеләре арасында Васильево шәһәр тибындагы бистә һәм Новополька авыл җирлекләре дә бар. Аларның башлыкларына машина бүләк ителде.