Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре Яңа елны бәйрәм итү чорында халыкның иминлеген тәэмин итәчәк

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек чорында полиция хезмәткәрләренә җаваплылык икеләтә арта. Бу вакытта  бәйрәм барган урыннарда тәртип саклауга  полицейскийларга шәхси сак, башка хокук саклау юнәлешендәге оешмалар һәм дружинниклар ярдәм итәчәк.

Бәйрәм чаралары уздырыласы  урыннар алдан махсус техника һәм өйрәтелгән этләр кулланып тикшерелә. Болардан тыш, янгын-техник яктан, террорчылыкка каршы иминлек чаралары да алдан күрелә. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә өстәмә постларын кую күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International