Яшел Үзәндә «Пиротехника» операциясе старт алды

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

«Пиротехника» оператив-профилактика операциясе уздыра башлап, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре петардалар, хлопушкалар, фейерверкларның сәүдә нокталарында законлы-законсыз сатылышын тикшерә.

Пиротехниканы 16 яшькә кадәрге балаларга да сатарга ярамый. Кибетләрдә дә алар  ЯҮМР башкарма комитеты карары белән генә сатылырга тиеш. Хәзерге вакытта балалар учреждениеләрендә әлеге куркыныч уенчыклардан куллану кагыйдәләрен өйрәтү буенча аңлатулар алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International