Полицейский формасындагы Кыш бабай балалар янында кунакта

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

“Полицейский Кыш Бабай” акциясе кысасында  Карамалы Тау полиция бүлегенең участок уполномоченные Фирнат Борһанов  агымдагы елның 18 гыйнвары төнендә үзе коткарган 10 яшьлек Егор янында кунакта булды.

Исегезгә төшерсәк, бу елның 17 гыйнварында кич белән  Борһанов  Шырдан станциясе  районындагы тимер юлда машинист күргән малай турында хәбәр ала.  Ул шунда ук Чувашиянең линия бүлеге хезмәткәре Евгений Андреев һәм  тимер юл хезмәткәре  белән берлектә машинист күргән юлда калган ялгыз малайны эзләргә чыга.  Эзләүләргә көчле буран комачауласа да, полицейскийлар тимер юл тармагы янындагы бөтен бакчачылык җәмгыятьләрен эзләнүче малай  алай-болай җылынырга кермәдеме икән дип тикшерергә  тотына. Шулай булып чыга да.  Малайны алар бер өй янында  аңсыз хәлдә табып алалар.  Полицейскийлар аны  үзләренең киемнәренә төреп, беренче ярдәм күрсәтеп, дәваханәгә илтәләр. Баланың кул аяклары бик нык өшегән булып чыга. Әмма беренче ярдәм вакытында күрсәтелү сәбәпле  ул озакламый терелә дә башлый.  Ачыкланганча, бу малай Албаба станциясе янында яшәгән әбисенә  кунакка дип шәһәрдән кич белән чыгып китә.  Электричкага соңга калуы сәбәпле ул юлын җәяүләп дәвам итә... Әгәр дә аны күрүчеләр һәм коткаручылар  булмаса, малайны коткарып калу мөмкин дә булмас иде.

Шул вакыйгадан соң бер ел узгач Кыш Бабай, Кар Кызы  белән  берлектә участок инспекторы  Егорның әбисе яшәгән тулай торакка кунакка килде.  Участковый  малайга һәм аның ике туганына  татлы бүләкләр тапшырды, аның укуы белән кызыксынды.  Шул ук көнне Фирнат Борһанов  әкият пресонажлары, ПДН инспекторлары белән бергә  бүләкләрне һәм уенчыкларны  күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук “Гнездышко” социаль приютыннан дәваханәгә эләккән балаларга да барып тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International