Урманда һәр чыршы исәптә

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

«Чыршы» оператив-профилактика операциясе 31 декабрьгә кадәр барачак. Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре агачларны законсыз кисү очракларын контрольгә алды.

Чыршыны законсыз кискән очракта җаваплылык каралган. Әгәр дә зыян суммасы биш мең сумнан артмаса, физик затларга 3 меңнән алып 3,5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазифаи затларга – 20дән алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 50дән алып 100 мең сумга кадәр. Ә менә урман хуҗалыгына 5 мең сумнан артык суммада зыян салынса, РФ Җинаятьләр Кодексының 260нчы маддәсе буенча җаваплылык каралган. Ягъни зыян китерүченең  бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International