«А.М.Горький исемендәге завод»та төзелгән «Полярная звезда» сак корабле Россия ФСБсының чик сагы хезмәт итә башлады. 17 декабрьдә Кронштадт каласында яңа корабльдә флаг күтәрү тантанасы булды.
Тантанада заводның генераль директоры Ренат Мистахов та катнашты.
Бу корабль үз тиңнәре арасында иң яхшысы булып исәпләнә. Аның төп өстенлеге – акрын йөргәндә дә ягулыкны экономияләргә мөмкинлек бирүче уникаль навигация-тактик комплексы һәм электроэнергетика корылмалары.