Нәрсә соң ул ОДН? Кызганычка, әлеге түләүләрне керткәннән бирле, федеральнекеннән башлап җирле чыганакларга кадәр, бик озак вакытлар (бу әле хәзер дә дәвам итә) ОДН турында гади, әмма дөрес булмаган аңлатмалар бирелде.
Мәсәлән, күпләр электр энергиясенә ОДНны подъездда янып торган лампочка янганга, ә су өчен – йортның тәрәзә, баскычларын юуга, чәчәкләргә сибүгә һ.б. киткән су күләме өчен түләү дип аңлый. Чынлыкта – ОДНны бинага хезмәт күрсәтү чыгымнары белән бәйләргә ярамый. Чөнки ул – йортка киткән ресурс күләме белән яшәүчеләр биргән счетчик күрсәткечләренә (һәм исәпләү приборы булмаганда – норматив буенча) таянып, фатирлар буенча кулланылган сумма арасындагы математик аерма.
Конкрет кулланучыга түләргә билгеләнгән ОДН күләме, аның фатирында кулланылган ресурс күләменә бәйле түгел. Ул – биредә яшәүченең торак мәйданына пропорциональ. Мәйдан зуррак булган саен, ОДН да күбрәк. Әлеге фатирда беркем дә яшәмәскә мөмкин (ресурстан файдалану - 0), тик мондый фатир өчен билгеләнгән ОДН күләменә бу факт бернинди дә йогынты ясамый.
ОДН размерына йогынты ясаучы төп факторларны исегезгә төшерәбез:
фатирларда һәм гомумторак исәп ләү приборлары күрсәткечләрен бер үк вакытта һәм төгәл язып алганда;
счетчик күрсәткечләрен намуслы рәвештә алып барганда (аларның нормаль эшләүләренә магнит һ.б. шундый юллар белән комачауламау);
гражданнарның счетчиксыз фатирларда теркәлүсез яшәүләре;
счетчиксыз фатирларда ресурслардан чикләүләрсез файдалану;
хезмәт күрсәтү туктатылган фатирлардагы бурычлыларның алардан рөхсәтсез кулланулары (алар моның өчен түләми, чөнки документ буенча ресурс бирү туктатылган).
ОДН күләменә йогынты ясаучы санап үтелгән факторларны исәпкә алып, аның һәр йорт өчен үзенеке булуы аңлашыла. Шуңа күрә кулланучыларга үз ОДНын башка торакныкы белән чагыштырудан мәгънә юк. Чөнки йортлар бер төрле, гомумйорт приборларының күрсәткече дә бер үк, ә ОДН - бөтенләй башка булырга мөмкин.
Без 2010 елдан бирле счетчик күрсәткечләрен бер үк көндә язып алуга ирешү өчен гаять зур тырышлык куйдык (яшәүчеләрдән әлеге күрсәткечләрне җыю өчен әрҗәләр куелган иде). Кызганычка, әлеге проблеманы бу юл белән чишеп булмады. Кулланучыларның үзаңлылыгы җитеп бетмәде. Болай итүнең хәтта негатив яклары да килеп чыкты. Күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләр тигез килми башлады. Гадәттә, айның соңгы атнасында гына, ә бу ТКХның барлык системасының эшен күпкә кыенлаштырды. Нәтиҗәдә, бу тәҗрибә туктатылачак.
Киләсе елның гыйнварыннан гомумторак исәпләү приборлары күрсәткечләрен элекке режимда алачаклар. Ә үзләренең счетчик күрсәткечләрен кайчан язып тапшырачакларын һәр кулланучы үзе хәл итә. Бер үк вакыттамы - юкмы икәнен дә күршеләр үзара килешеп эшли. Үзара килешүләрен тормышка ашыруны җиңеләйтү һәм аларны катгый кысалардан азат итү максатыннан, салкын һәм кайнар су, электр энергиясе счетчик күрсәткечләрен язу өчен бердәм квитанцияләрдә кабат буш «тәрәзәчекләр» ачылачак.
Шуны да ассызыклап үтәргә кирәктер: даими рәвештә гамәлдә булган күпфатирлы йорт советы ОДНнарын аз күләмгә төшерүгә ирешкән тораклар бу үзгәрешләрне сизмәячәк тә. Ә калганнарга, квитанциядәге ОДН размерының яшәүчеләрнең бердәмлегеннән, җаваплылыгыннан һәм үзаңыннан торганын аңларга туры киләчәк.
Чөнки әлеге математик аерманың исәбен киметү юлы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
фатирларда индивидуаль исәпләү приборларын булдыруны һәр милек хуҗасыннан таләп итү;
счетчик күрсәткечләрен бер үк вакытта язып алып тапшыруга ирешү;
магнит яки башка төрле җайланмалар кулланучы күршегә катгый булу, аның бу кырын эшенә юл куймау (чөнки ул үзенә экономия ясый, ә сезгә шуны түләргә кирәк булачак);
счетчигы булмаган фатирларда анда теркәлмичә генә яшәүчеләрне фаш итү (күршеләрдән башка моны беркем дә булдыра алмый), һәм үзлекләреннән өзелгән су һәм газ торбаларын тоташтырып әлеге хезмәтләрдән файдалану фактларын кирәкле органнарга хәбәр итү.
Соңгысы һәм иң мөһиме – ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән барлык килеп чыккан мәсьәләләр буенча элемтәдә торырлык, торак йортның җаваплы кешесен сайлап кую.