11 гыйнварда 18 сәгать 20 минутта Норлат – Акъегет юлының 3нче километрында 33 яшьлек “Грейт-Уолл” машинасы белән 56 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ул, алдан фаразлаулар буенча, юл читеннән (обочина) түгел, ә транспорт юлы кырыеннан барган һәм аның ут чагылдыргыч элементлары да булмаган.
Шуннан соң машина каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм йөртүчесе 22 яшьлек булган “ВАЗ-2114” белән бәрелешә.
ДТП нәтиҗәсендә җәяүле һәм безнең ил автомобилен йөртүче егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга булган урында ук вафат була, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИның пропаганда бүлеге.