2018 елда Третьяковский галереясендә Зөя утравы иконалары күргәзмәсе оештырылачак. Бу турыда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Третьяковский галереясенә килгәч, музейара килешүләр төзегәндә хәбәр ителде.
Рөстәм Миңнеханов Третьяковский галереясенең генераль директоры Зөлфирә Трегулова белән «түгәрәк өстәл» артында илебезнең данлыклы музее һәм республикабыз музейлары арасындагы хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләр турында сөйләште, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.