Яшел Үзәндә балаларны ничек итеп гаиләләрдән тартып алу турында коллегаларым язган язмаларны, бу гаиләдә бер тапкыр да булмаган һәм эшнең асылын аңламаган, минемчә, аңларга теләге дә булмаган кешеләрнең бу турыда комментарийларын укырга туры килде. Күрәсең, без нәрсә бирсәләр шуны ашарга күнегеп беттек, ә республика газеталарының берсенең «кулына» күпне күргән укучыларны да тетрәндерерлек документның икенче нөсхәсе «килеп эләкте» дигән сүзләр белән башланган язма искиткеч шәп язылган булып чыкты.
Журналистлар тараткан бу хәбәрне укып, Интернет челтәре укучылары гайбәт сатарга кереште. Эшче документны «чәйнәргә»! Анда һәр кешегә гамәлдәге законнар кысасында үз эше йөкләтелгән (кабатлап язам: һәр структура нәрсә эшләргә кирәклеген белә. Әгәр балаларны тартып алырга икән, бары тик газын өзәргә тиешле һәм балага куркыныч янаган гаиләдән!)
Белешмә:
2017 елның 13 гыйнваренә ЯҮМР территориясендә бурычлары бихисап җыелган күп фатирлы йортта яшәүче – 351, шәхси йортта яшәүче 76 гаиләнең электр уты өзелгән. Барлыгы 1 012 мең сум суммасында бурыч җыйган 256 гаиләнең фатиры газ белән тәэмин итүдән туктатылган.
Ә хәзер вакыйгага якынрак килик. Үз күзебез белән күрү яки республика массакүләм матбугат чараларында эшләүче хезмәттәшләребезнең фикерен юкка чыгару өчен «Яшел Үзән» газетасы редакциясе балигъ булмаган балалар тәрбияләүче бурычлыларның өйләрендә булып, аларның хәлне ничек «үзгәртергә тырышулары» белән танышып кайтты.
Беренче кергән фатирыбыз Мавриннарныкы иде (фамилия һәм исемнәр үзгәртелде). 9 класс белемле 29 яшьлек Елизаветаның ике баласы бар. Опека органнары белгечләре раславынча, беренче сигнал узган ел була: кече кызы Лиза Маврина, ел буе җыелган бурычлар аркасында, бакчага йөрүдән туктый.
Опека органнары хезмәткәрләре Мавриннар яшәгән урынга барып, әниләре, хәзер эшсез Елизавета Петровнаның кызы өчен балалар бакчасына бурычын түли алмавын ачыклаган. Маврина үзе еш кына исерек хәлдә булып, балаларын ашату-ашатмавын да хәтерләми торган булган. Мәшгульлек үзәгенә Елизавета мөрәҗәгать итмәгән, чөнки аның сүзләре буенча эшне үзе эзләгән. Опека органы вәкилләре гражданка Мавринага балигъ булмаган балаларны «Гнездышко» приютына тапшыру мөмкинлеген һәм анда бу балаларның өч ай дәвамында әниләре эш тапканчы бушлай яши ала алулары турында аңлатып биргән. Моның белән Елизавета Петровна теләп ризалашкан. Чөнки аңа өч ай эчендә эш табарга да, ТКХ хезмәтләре өчен дистә меңгә җиткән бурычын да капларга кирәк булган. «Гнездышко» приютына балалар янына Елизавета Петровна бер тапкыр да килеп карамаган.
Мәшгульлек үзәге тәкъдимнәреннән дә Маврина «эш графигы уңайсыз» дип баш тарткан.
Берни белән шөгыльләнмәүче һәм запойдан чыкмаучы кешегә тагын нинди эш графигы кирәк булгандыр? Бүгенге көндә ЯҮМР социаль хезмәте Мавринаны ана хокукыннан мәхрүм итү буенча судка иск биргән.