Республика территориясенә тагын Казахстаннан спиртлы эчемлекләр кайтарыла башлаган. Яшел Үзән районы йөк контроле постында полиция хезмәткәрләре Казахстан номерлы автомобильдән “Al Farabi” этикеткалы 6 тартма ярты литрлы коньяк табып алган.
- Автомобиль йөртүче Казахстан Республикасында яшәүче ир сүзләренә караганда, ул бу алкоголь продукциясен документсыз-нисез Казахстандагы Петропавловск шәһәрендә 780 тенгегә (якынча 150-170 сум) сатып алган һәм аны ул Белоруссиягә илтәм дип акланган, - дип сөйли ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Рифат Сөнгәтуллин. – Әлеге кешегә РФ КоАПның 15.12нче маддәсе, 4нче часте буенча административ эш кузгатылды. Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.