Авыручылар арта, сак булыгыз

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Яшел Үзән районында яңа елның ике атнасында ОРВИ белән авыручыларның 752 очрагы теркәлгән. Ә ике кешенең лабораториядә сезонлы грипп белән авыруы ачыкланган. 2017 елның беренче атнасы белән чагыштырганда, чирләүчеләр саны арта бара. 

Вирус салкында да тотрыклы. Шуңа да без грипп белән күбрәк кышын авырыйбыз. Гриппны башка авыру белән бутавы җиңел, диагнозны бары табиб куя һәм дәвалау курсын билгели. Шуңа да чирләп киткән очракта үз белдегең белән дәвалану тыела. Ә инде авырудан саклану өчен халык күп йөри торган урыннарда булмаска тырышыгыз. Чөнки грипп вирусы сөйләшкәндә 2-3 метрдан, ә төчкергән очракта 6-8 метр ераклыктан иярергә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International