Ашыгыч ярдәм ашыгамы соң?

2017 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

Зур Ключида узган халык җыенында төп сораулар ашыгыч ярдәм хезмәте һәм ОДН өчен зур түләүләр турында булды.

– Мин сигез фатирлы йортта яшим, – дип сөйли биредә яшәүче ханым. – Һәр фатирда газга да утка да шәхси исәпләү җиһазлары тора. Элек ОДН бер фатирга 50-70 сум чыга иде, ә хәзер бер мең тирәсе түлибез. Ресурс белән тәэмин итүче оешмага шалтыраттым – берничек тә ярдәм итә алмыйбыз диделәр.

Әлеге сорауга башлыгыбыз үзе җавап бирде, ә тәгаен мәгълүмат алу өчен, шулай ук җыенда катнашучы, ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимовка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. 

– ОДН темасы, чынлыкта, бик гади – биредә бернинди эмоцияләр юк, бары тик саннар гына. Энергосбыт белән безнең бер генә бәхәсле мәсьәлә калды – ул да булса яңадан исәп-хисап (перерасчет) ясау. Алар моны ярты ел дәвамында ясаячак. Ягъни, әгәр дә сез исәпләү приборлары күрсәткечен тапшыргансыз икән, алар сезгә ярты ел өчен исәп-хисап ясый ала, – дип аңлатты районыбыз башлыгы. – Тик монда башка мәсьәлә. Ничек кенә карасаң да, әлеге йорт ул электр энергиясен кулланган. Гомумторак приборы күрсәткече бар. Ә менә күрсәткечләрне төрле вакытта тапшырудан килеп чыккан аерма ОДНга зур йогынты ясый.

Александр Васильевич хаклы. Шулай ук, күршеләрнең әдәплелек факторын да исәпкә алырга кирәктер. Чөнки, кайбер «оста куллы»ларының төрле юллар белән счетчикның нормаль эшенә «тыкшынып» үзләренә ясаган экономия суммасы, матур гына итеп ОДН формасында башка фатир хуҗалары өстенә ята. Һәм чынлап та барлык 8 фатирда да шәхси электр энергиясен исәпләү приборы бармы икән? Булмаса – шулай ук нормадан артыгы белән кулланылган ресурс өчен түләү ОДНга әверелеп, күршеләр кесәсенә суга. 

Көн кадагында ключилеләрне бик борчыган тагын бер сорау – ашыгыч медицина ярдәме булды. Халык, атамасына караганда бик тиз күрсәтелергә тиешле әлеге хезмәтне сәгатьләр буе, ә кайвакытта икешәр сәгать көтәргә кирәклегеннән зарланды. Җавапны үзе – Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Хидиятов тотты:

– Яшел Үзән муниципаль районында тәүлек буе кизү торучы барлыгы 12 бригада оештырылган. Алардан ике машина Идел аръягы зонасында: Карамалы Тау амбулаториясендә булса, икенче бригада базасы Норлат участок дәваханәсендә. Калган 10 машина быелгы елдан башлап Яшел Үзән шәһәрендә зур бер станция итеп берләштерелде. Станция автоматлаштырылган. Һәр ашыгыч ярдәм машинасын без экраннарда күрәбез һәм аның белән идарә итә алабыз. Менә сез, бездән ашыгыч ярдәмне алдыгыз, дисез. Аны беркем дә беркая да алмады. Без әлеге хезмәтне бары тик  Васильево зонасында үзәкләштердек. Хәзер бу зур участокта 4 бригада хезмәт күрсәтә. Ә хәзер саннарга күз салыйк: Ключи зонасыннан тәүлегенә якынча 

3 чакыру була. Чагыштыру өчен, Осиново торак пунктында сменага якынча 13 чакыру алына. Ә Яшел Үзәннең үзендә бер бригада тәүлегенә 17-18 чакыруга хезмәт күрсәтә. Менә уйлап карагыз инде.

Илгиз Ринатович аңлатуынча, әгәр дә, мәсәлән, Ключидән чакыру килгән икән, ашыгыч ярдәм бригадасы аңа хезмәт күрсәтә һәм беркая да китми, Ключи амбулаториясендә киләсе чакыруны көтә. Әгәр дә ул Бишнәдән икән, нәкъ менә әлеге бригада шунда юнәлә. Диспетчер хезмәте һәрвакыт шалтырату булган торак пунктка иң якын бригаданы күз уңында тота.

– Шуны да аңларга кирәк, – дип дәвам итте баш табиб, – диспетчер ашыгыч ярдәм бригадасының нинди ераклыкка барачагын гына түгел, аннан соң кайда кирәге чыгачагын да күз алдында тота. Ягъни, диспетчер машинаны температурасы яки кан басымы әзрәк күтәрелеп башы әйләнеп торган кеше янына түгел, ә йөрәк өянәге булган яисә куркыныч авариягә эләгеп гомере энә очына эләгеп торган кеше һәм бала янына җибәрәчәк. 

Сөйләшү ахыры, Зур Ключидә ашыгыч ярдәм кабинеты булдыру турындагы тәкъдим белән тәмамланды. Анда, барлык медикаментларның тулы комплекты белән, халыктан килгән чакыруларга фельдшер хезмәт күрсәтәчәк. 

– Мондый  кабинетларны Васильево һәм Осиново бистәләрендә ачу планлаштырылган иде. Әгәр дә инде бик кирәк дип тапкансыз икән, без аны Ключидә дә эшләячәкбез, – дип ышандырды Илгиз Хидиятов.

Ничек кенә булмасын, җитәрлек игътибар һәм кирәк кадәр ашыгыч ярдәм бригадасы барыбер булмаячак. Чөнки, Яшел Үзәндә грипп һәм ОРЗ авырулары азган вакытта тәүлегенә  өч йөзгә кадәр чакыру булган һәм бу категория кешеләренә әлеге хезмәтне ике сәгатьтән артык көтәргә туры килгән.

Хәзерге заманда авырырга ярамый. Бу бик озакка һәм бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә, хөрмәтле укучым, мин сезгә сәламәтлек телим. Ашыкмас ашыгыч ярдәм проблемасы сезгә һичкайчан кагылмасын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International