Без – көрәшле халык

2017 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

Милли көрәш тамырлары белән  ерак гасырларга кадәр китеп, ул татар халкының традицион уеннарының берсе булып тора. Милли бәйрәмебез – Сабан туйларының да йөзек кашы ул.

Көрәш мәйданында  гадәттә батырлар сыналып, иң көчлеләр, осталар һәм кыюлар җиңә. Сабан туйларыбызда  тамашачылар шау-гөр килеп уратып алган мәйданнарда көрәшчеләр  көч сынаша, җиңүгә омтыла. Ә горур җиңүчене төп приз – тәкә көтә.

Әгәр дә элек батырлар сабантуйларда гына көч сынаша алса, хәзер  бер Татарстанда гына да  ярышлар күп уздырыла. Абсолют батыр исеменә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре дә, мәктәп укучылары да, студентлар да ярыша. Һәр районда милли көрәш буенча секцияләр эшләп  килә.

Безнең шәһәрдә  милли көрәш төре буенча спортчыларны балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбе әзерли. Махсус спорт залларында квалификацияле тренер-укытучылар яшьләрне көрәш серләренә өйрәтә.

Яшел Үзән районында  хакимият ярдәмендә  2016 ел башында «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы  көрәш федерациясе» җирле җәмәгать оешмасы  төзелде. Федерациянең төп бурычы – милли традицияләрне торгызу һәм ныгыту, Яшел Үзән районында көрәшне үстерү, ярышлар уздыру, ярышларга баруда булышу, яшь спортчыларга ярдәм күрсәтү.

Катлаулы финанс чорында көрәш федерациясе, аерым алганда  аның рәисе Ирек Хәйруллин ярдәмендә  безнең спортчылар республика дәрәҗәсендәге 8 ярышта һәм 5 районара турнирда катнаша алды. 2016 ел күрсәткечләренә караганда, Татарстан Республикасы район һәм шәһәр командалары  арасында безнең район 2015 ел позициясеннән 7 баскычка күтәрелеп  19нчы урынга чыкты. 

2017 елда да көрәшчеләребезгә яңа спорт җиңүләре телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International