Олы Ачасырга хоккей ярышына

2017 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

Әле узган ел гына Олы Ачасырда ачылган хоккей тартмачыгы яшьләрнең генә түгел, ә урта буын авыл кешесенең дә яраткан урынына әйләнде. Биредә көнозын кеше өзелми, аеруча ял көннәрендә яшьләр рәхәтләнеп хоккей уйный, тимераякта шуа.

Узган ел хоккей буенча дуслык матчы Күгәй авылы егетләре командасы белән узган иде. Быел исә, 29 гыйнвар көнне, Олы Ачасыр егетләре Татар Танае авылының хоккей командасы белән көч сынашачак. Ярыш 15 сәгатьтә башлана. Хоккей матчына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International