Яшел Үзән ашыгыч ярдәм хезмәтенә ике автомобиль

2017 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

«Форд» автомобиле кардиограф, кислород ингаляторы, реанимация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Кирәкле документацияләрне рәсмиләштереп бетергәннән соң, ул линиягә чыгачак һәм халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Карамалы Тау ашыгыч ярдәм станциясе автопаркы да яңа махсуслаштырылган УАЗлы булды. Андый җиһазлы (хәтта үпкәләрне ясалма вентиляция­ләү системасы да бар) һәм юлсызлыктан курыкмаучы мондый техника – авыл җирлекләре өчен алыштыргысыз. Юлларда төрле күңелсезлекләргә очраучыларга да ашыгыч ярдәм итү мөмкинлеге булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International