Завод продукциясенә югары бәя бирелде

2017 елның 4 феврале, шимбә

ТР Транспорт  һәм юл хуҗалыгы  министрлыгының киңәйтелгән утырышында Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.

Утырышта елның төп вакыйгалары  арасында Яшел Үзән тимер юл переезды аша салынган күпер төзелеше дә аталды.  

Коллегия утырышында  катнашкан  РФ Транспорт министры Максим Соколов, РФ Президенты  ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» стендын карады һәм заводта җитештерелгән продукциягә  югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International