Хуҗалар җиңде

2017 елның 4 феврале, шимбә

Узган ялда спорт сөючеләр Олы Ачасырның хоккей тартмачыгы янына җыелды. Биредә Татар Танае хоккей командасы белән Олы Ачасыр егетләре көч сынашты.

Татар Танае командасы тирә-як авыл хоккей командалары арасында иң көчлеләр рәтендә. Әле узган ел гына барлыкка килгән шугалакта Олы Ачасыр егетләренең дә авылдашлары алдында сынатасы килмәде. Шуңа да тырышып, җыелып уйнаганнан соң, 10:6 исәбе белән хуҗалар җиңү яулады. Хәзер исә Татар Танаена барып, үзеңне күрсәтергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International