Җиңүчеләр билгеле, бүләккә – мультиварка

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2015 ел ахырында Яшел Үзән районы башлыгы призына «Безнең йортта – Яңа ел» дигән исем астында бәйге уздырыла башлаган иде. Инде менә өченче финалистларыбызны бүләкләдек.

Иң серле бәйрәмебез Яңа ел якынлашуга күңелне нидер кытыклый, нәрсәдер эшлисе, тирә-юньгә бәйрәм төсмере өстисе килә башлый. Һәм андыйлар районыбызда, шөкер, бихисап. Йортларын, капка төпләрен бизәп кенә калмыйча, «Яшел Үзән» газетасы район башлыгы призына оештырган бәйгедә дә катнашып, үзләрен сынап каручыларга бары тик афәрин диясе генә кала. Бәйге игълан ителүгә, редакциябезнең электрон адресына бихисап фотолар килә башлады. Иң-иңнәре сайтыбызда урын алды. Җиңүчеләрне исә районның баш архитекторы Юрий Герасимов билгеләде. Шулай ук «Яшел Үзән» сайтында тавыш бирү юлы белән беренчелекне Бакырчыдан Борһановлар гаиләсе алды.

Күгәйдә гомер итүче тырыш, башкаларга да үрнәк булып торучы Гыйләҗевлар гаиләсе хакында газетабызда да язып чыккан идек. Алар бер генә бәйгене дә читтә калдырмый. Быел да Кыш бабайны тагын да зуррак итеп ясаганнар, аларга карап, күршеләр дә ияргән. 

Бакырчыда яшәүче Борһановлар, гомумән, бәйгеләрдә катнашу буенча остарып китте. Җәен тирә-юньнәре шау чәчәккә күмелсә, кышын кардан төрле фигуралар, җемелдәп янучы утлар күзне иркәли. 

Олы ачасырлылар быел аеруча актив.  Урамда чыршы бизәү традициясе Абзаллиннар гаиләсенә дәү әтиләре Әнвәрдән күчкән. Урман гүзәлен генә бизәп калмыйча, кардан ел символы Әтәч тә ясап куйганнар

– Ул көнне бик суык иде. Карны зур ваннага салып, су белән кушып, әвәләргә туры килде. Иң мөһиме нәтиҗәсе сөендерде, – ди балаларының җиңүенә шатланып Гөлнур Абзаллина.

Шушы бәйгедә беренче генә тапкыр үзләрен сынап караучы Гадиевлар гаиләсе тудырган кышкы гүзәллек аеруча мактауга лаек. Алар исә сабыйларын сөендерер өчен Әтәчне боздан ясаган.

– Ел хуҗасын булдыру өчен 10 сәгать вакыт китте. Бозны гаиләбез белән күлдән кисеп кайттык һәм теләгебезгә ирештек, үзебезне генә түгел, авылдашларыбызны да сөендердек, – дип сөйли Ризәлә Гадиева. 

Шәһәрдә шәхси секторда яшәүчеләр арасыннан Кәримовлар гаиләсе иң яхшысы дип табылды.

Бәйгедә җиңү яулаган дүрт гаилә дә бу атнада дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Александр Тыгин, «Яшел Үзән» газетасы баш мөхәррире Илсөя Завилейская кулыннан кыйммәтле бүләк һәм дипломга лаек булды. Афәрин, киләчәктә дә бердәм булыйк! Җиңүчеләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International