Без, өлкәннәр, интернетка кереп чумабыз да, һәрберебез үз эшебезне беләбез: кемдер акча эшли, сату-алу итә, кемдер яңалыклар белән таныша, берәүләр уен уйный, икенчеләр вакытын аралашу сайтларында уздыра…
Балалар да утыра интернетта. Тик аларның «пәрәвез»дә ни белән шөгыльләнүен генә бөтен ата-ана да белеп бетерми шул. Ә үсмерләр арасында яңа уен таралыш алган икән. Үз-үзләренә кул салырга этәрә торган куркыныч уен ул!
Сер түгел: соңгы вакытта үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары бермә-бер артты. Җавапсыз мәхәббәт, гаиләдә аңлау тапмау, хәерчелек, БДИ… сәбәпләр күп. Инде менә хәзер интернет… Бала бөтен буш вакытын интернетта уздыра, урамда иптәшләре белән уйныйсы урында компьютерда «туп тибә», дип зарланабыз. Бер караганда, болары алай ук куркыныч та түгел икән әле. Шул ук интернетта «үлемгә чакыра торган» төркемнәр буа буарлык һәм яшүсмерләр бик теләп анда теркәлә – менә монысы бик куркыныч хәл.
«Море китов», «Тихий дом» – «үлемгә чакыра торган» төркемнәрнең атамалары беренче карашка бер дә куркыныч түгел үзе. «Үз-үзеңә кул саласың килсә, безгә рәхим ит», – дип чакырмыйлар әлеге төркемнәргә. Яшүсмерләр психологиясен белеп, хәйләкәр рәвештә эш итәләр. «Сине егетең ташладымы? Син ошатып йөри торган кыз сиңа борылып та карамыймы? Укудан туйдыңмы? Әти-әниең сине аңламыймы? Интернетта дус табасың киләме? Алайса – безгә кушыл», – дигән шигарьләр белән кораллана алар. Әлбәттә инде, яшүсмер үзен «аңлый торган» билгесез кешеләргә иярә.
Мондый төркемнәргә бөтен кешене дә кабул итмиләр. Керергә теләүчеләргә башта биремнәр бирелә. Мәсәлән, беренче бирем – кит рәсеме ясарга, икенчесе – кулыңның беләзек турысын пычак белән кисәргә һ.б. Күпчелек биремнәр төнлә эшләнә. Әйтик, кайбер төркемнәрдә «Мине сәгать 4.20дә уят» дигән шигарь тора. Ата-аналар берни дә сизмичә йоклап яткан вакытта балалары төрле биремнәр чишеп, үз үлемнәренә таба якыная. Барысын да төгәл үтәүчеләр генә төркемнәргә кабул ителә. Һәм соңгы бирем – үлем. Әйе, балалар монысын да бирем кебек үти: кем түбәдән сикерә, кем поезд астына ташлана… Күпчелек төркемнәргә керү түләүле дә әле – уртача 100 сум. Димәк, бала шушы акчага үз үлемен сатып ала булып чыга!
«Роскомнадзор» интернетта «үлемгә чакыра торган» төркемнәрне ябып тора, әлбәттә. Тик интернет чүплек белән бер бит ул: бер ябылган төркем урынына шул ук көнне биш яңасы барлыкка килә.
Яшүсмер баланың үлеме үз-үзенә кул салуга охшаган очракта, җинаять эше ачыла – РФ Җинаять кодексының 110нчы маддәсе (үз-үзеңә кул салуга китереп җиткерү) буенча. Һәм озакламый «Эш» ябып та куела. Бу очракта җинаятьчене табу мөмкин түгел диярлек чөнки. Кемнең ни рәвешле баланы суицидка этәрүен ничек дәлиллисең инде…
Җинаять кодексының 110нчы маддәсендә «янау, начар мөгамәлә яки системалы рәвештә кимсетеп тору сәбәпле кешене үзенә кул салуга этәрү» диелгән юллар бар. Тик бу маддәдә интернет турында бер сүз дә әйтелми. Интернеттагы «үлем төркемнәре»ндә янау да, начар мөгамәлә дә, кимсетү дә юк шул. Анда башкасы: үсмернең хәленә кергән булып юату, аны бу тормышта кирәксез булуына ышандыру һәм «чыгу юлы»н күрсәтү. Ә чыгу юлы – үлем.
Хәтта үзенә күрә бер гипноз дип тә атарга була моны. Кызык килеп чыга: яшүсмерне үлемгә этәргән җинаятьче бар да кебек, тик аның гамәлләрендә, закон күзлегеннән караганда, җинаять составы юк! Система шундый Русиядә: социаль челтәрдәге «бите»ңә берәр «ярамаган» сүз куйсаң (хәтта аны үзең язмыйча, кешедән генә күчереп бастырсаң да!), төрмәгә илтеп тыгалар (Рафис Кашапов – моның ачык мисалы), ә шул ук вакытта интернетта бер-бер артлы «үлем төркемнәре» ачыла тора – алар балаларыбызны сазлык кебек суыра, тик оештыручылары никтер һаман җәзасыз кала бирә.
Хәер, бөтенләй үк җәзасыз дип тә әйтү дөрес булмас. Узган елның ноябрендә Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск шәһәрендә 21 яшьлек Филипп Будейкин (интернеттагы тәхәллүсе – Филипп Лис) атлы адәмне кулга алдылар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2013-2016нчы елларда ул интернетта «үлемгә чакыра торган» 8 төркем булдырган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, 20ләп яшүсмер, шушы төркемнәрдә теркәлгәннән соң, гомерләрен өзгән.
Хәзерге вакытта Филипп Лис эшен тикшерү дәвам итә. Русиянең тагын ун төбәгендә дә «үлем төркемнәре»н оештыручыларга карата тикшерү эшләре ачылган. Болар: Краснодар крае, Коми һәм Башкортстан Республикалары, Мәскәү, Волгоград, Воронеж, Тула, Кемерево, Новосибирск һәм Омск өлкәләре. Русия Тикшерү комитеты исә интернетта балаларны үз-үзләрен үтерергә өндәүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарта торган закон проекты булдырган. Хәзер аның ДәүДума тарафыннан яклау табуы кирәк.
Ә әлегә бөтен җаваплылык – ата-анада. Балаларга интернетка керүне бөтенләй тыю дөрес түгел, ди психологлар. Тыелган җимеш татлы була бит. Бары тик баланың «челтәр»дә ни белән шөгыльләнүенә генә игътибарлы булыйк. «Море китов», «Тихий дом», «Хочу в игру», «Млечный путь», «f53», «f57», «f 58», «d28» дигән төркемнәрдә утырмыймы, дәфтәрендә шундый язулар һәм кит яки күбәләк рәсемнәре юкмы, иртәнге 4 сәгать 20 минутта йоклыймы, беләзек турысында яралар күренмиме… Гадәти рәсем яки сүзнең дә куркыныч мәгънәгә ия булу ихтималлыгын онытмыйк!