Яшел Үзән прокуратурасы суицидка этәрүче интернет-төркемнәрне ачыклаган

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Узган елда Яр Чаллы Прокуратурасы тыелган мәгълүмат билгеләре булган 17 интернет битнең эшчәнлеген туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе экстремизм, ялган документлар ясау билгеләрен чагылдырган. Бу хакта "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл"дә Татарстан прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов хәбәр итте.

Казан шәһәре прокуратурасы әлеге юнәлештә эшләп,  спайслар сату белән шөгыльләнүчеләрне ачыклаган. Шул сәбәпле, судка 70 ләп гариза юлланылган. Шулай ук, наркотик тәэсире алу өчен медицина препаратларын ничек, күпме күләмдә кулланырга кирәклеген күрсәткән интернет битләрнең дә эшчәнлеге туктатылган.

Нурлат шәһәрендә интернет аша законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуның бер очрагы ачыкланган.

Яшел Үзән прокуратурасы “Вконтакте” социаль челтәрендә суицидка этәрүче ике төркемне ачыклаган. Әлеге интернет битләр Роскомнадзорга юлланылган һәм аларның эшчәнлеге туктатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International