26нчы балалар бакчасында ата-аналар җыелышы

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Киләчәк буыныбызның тулы канлы һәм милләт җанлы булып җитлегүе өчен ата-аналар да, әби-бабайлар да бик актив катнаша. 26нчы “Дюймовочка” балалар бакчасында татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар һәм әти-әниләр, әби-бабайлар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филиппова белән очрашуга җыелды.

Балалар рәхәтләнеп ана телендә шигырьләр сөйләде, җырлады,биеде. Ахырдан исә Клара Филиппова җыелышка килгән әти-әниләр белән телебезне саклау турында ачыктан-ачык сөйләште.
- Бүгенге очрашудан соң, бер генә гаиләдә булса да балагыз “мама” урынына “әнием” дип дәшә башлый икән, җаным тыныч. Димәк, тырышуым бушка китмәгән дигән сүз, диде ул үз чыгышында.
Бик дөрес фикер, тәрбия, телебезне саклау иң беренче гаиләдән килә. Ана телебезне яратыйк, саклыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International