Белеп тору яхшы

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

– Кибеткә сатучы булып эшкә урнашам. Миннән медицина кенәгәсе таләп итәләр. Ә аның бәясе 3 мең тирәсе. Кыйммәт... сатучыга нәрсәгә инде ул?

– Чынлап та, хезмәт күрсәтү сферасына (монда сәүдә өлкәсе дә керә)  эшкә урнашканда аккредитация узган медицина учреждениесендә табиб тикшерүен узу мәҗбүри. Аннары профилактика күзәтүләренә даими барырга кирәк булачак. 

«Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» РФ законының 34нче маддәсе.

Медицина кенәгәсе – кешенең сәламәтлеге һәм һөнәри яраклыгы турында төгәл җавап бирүче документ. Ә сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр халык белән элемтәдә. Бу безнең иминлек һәм сәламәтлегебез өчен бик мөһим. Әлеге кенәгәнең булмавы – закон бозу. Моның өчен штраф каралган. Контроль органнары тикшерү белән килеп аның юклыгына игътибар иткән очракта, сезгә күпмедер күләмдә сумнар белән җавап тотарга туры киләчәк. Штраф – документсыз сатучыга да һәм кибетнең үзенә дә билгеләнә. Моннан кала, акчалата җәзадан тыш 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне дә туктатырга мөмкиннәр. 

Шунысын ачык итеп әйтеп була: медицина кенәгәсен рәсмиләштерү һәм табиб тикшерүләре белән бәйле чыгымнарның барысын да эш тәкъдим итүче күтәрергә тиеш.

РФ Хезмәт кодексының 213нче маддәсе.

Әгәр дә безнең җавапны укыганчы бу эшләрне үз хисабыгызга башкарып чыккансыз икән, эш тәкъдим итүче ул чыгымнарны сезгә кайтарырга бурычлы. Бу – коллектив килешүендә беркетелү яки беркетелмәүгә карамый, бу – закон таләбе. Әгәр дә медицина кенәгәсе өчен акчаны кайтарырга теләмиләр икән, җитәкче исеменә ике экземплярда гариза языгыз. Берсе – кибет администрациясендә, ә икенчесе, гаризагызны кабул итеп алулары турындагы билге белән, үзегездә кала. Күрсәтелгән сумманы гына түләрлек чама һәр оешмада бар. Мондый гариза алган кибет җитәкчелеге уңай карар кабул итәчәк, әлбәттә. Шулай да, әгәр медицина тикшерелүенә киткән чыгымнарны түләүдән баш тарталар икән, аны суд тәртибендә кайтарырга мөмкин. Тик эш аңа барып җитмәс, дип ышанасы килә. Чөнки законның сезнең якта булуын кибет җитәкчелеге бик яхшы белә, ул бары тик сезнең бу турыда «онытуыгызга» өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International