Мәктәп укучысы сыйныфташының күзенә пистолеттан аткан

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Кама мәктәпләренең берсендә белем алучы тугызынчы сыйныф укучысы пневматик пистолеттан сыйныфташының күзенә аткан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча матбугат хезмәтендә.

Билгеле булганча, яшүсмер күптән түгел травматик пистолет сатып алган. Әтисе улында күргән коралны алып яшереп куйган. Әмма улы пистолетны тапкан һәм саклар өчен иптәшенә биргән.

Шимбә, 11 февральдә, әлеге иптәше пистолетны хуҗасына бирү өчен мәктәпкә алып килгән. Биргәндә ул аның корылган икәнен әйтергә оныткан.

Сәгать көндезге беренче яртыларда, дәрес бетәргә берничә минут кала укытучы сыйныф бүлмәсеннән чыккан. Пистолет хуҗасы коралны сумкасыннан алып аның белән селтәнеп, уйнап йөргән. Һәм уйламастан чакмасына баскан, пуля аның уң ягында утырган сыйныфташы күзенә эләккән. Мәктәпкә ашыгыч ярдәм килеп, зыян күрүчене хастаханәгә алып киткән.. Хәзер ул Казанда республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сыйныфташлар арасында бернинди низаг булмаган. Әлеге хәл фаҗигале очраклылык нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International