Кеше тормышында дулкынланырлык, истә кала торган вакыйгалар бихисап. Тору урыныңны алыштырып, яңа торакка күченү дә шундый истәлекле мизгелләрнең берсе. Гомере буе Норлат авылында яшәүче сигез гаилә шушы көннәрдә Карамалы Тау бистәсе халкы булып куйды.
Әйе, бу шаярту түгел. Узган атнада Норлатның Совхозная урамының 20нче йортындагы тулай торакта яшәгән гаиләләргә Карамалы Тау бистәсенең бик матур урынында урнашкан өч катлы йорттан өр-яңа фатир ачкычлары тантаналы төстә хуҗаларына тапшырылды. Алар бу йортка «Авария хәлендәге торак» программасы нигезендә күченә.
– Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы республикада 2013 елдан бирле эшли. Без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булырга тиеш. Норлат авыл җирлеге үз халкын югалтса да шатлыклы вакыйга. Яңа урында яңа тормыш башлана. Рәхәтен күреп яшәргә язсын, – дип өй туе белән котлады район башлыгы Александр Тыгин.
Рәмилә Вахитова өчен бу көн икеләтә бәйрәм иде. Бистә башлыгы Фоат Шәмсиев аны юбилее белән тәбрикләп, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
– 27 ел тулай торакта яшәдек. Инде 3 бүлмәле фатирлы булуыбызга әле дә ышанып җитә алмыйбыз. Хакимият җитәкчелегенә зур рәхмәт, —дип шатлыгы белән уртаклаша юбиляр.
30 елга якын тулай торакта гомер кичергән күп бала әнисе Румия Ибраһимова 86 кв.м биләүче фатирын күрсәткәндә ничек сөенгәнен күрсәгез икән?!
– Без яшәгән торакның уңайлыкларын санап китсәң, бер газ гына бар иде. Кайнар су, бәдрәф турында әйтмим дә. Дүрт балам, бер оныгым бар. Туендыручысын югалткан кеше буларак, соңгы елларда эшләмәдем. Яңа фатир, сүз дә юк, бик ошый, урыны да матур. Бистәдә исән-сау гомер кичерергә язсын, – ди Румия ханым.
Урам, йорт, фатир, күршеләр, яңа тормыш... Бар да өр-яңа. Рәхәтен күреп, тормышның тәмен татып яшәргә язсын сезгә, норлатлылар. Әй, юк ла, Карамалы Тау халкы.