Ул исән, ә биш егет җир куенында

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Сафоново  авылы янында булган юл фаҗигасе барыбызны да тетрәндергән иде.

Исегезгә төшерәбез: 25 ноябрьдә Toyota Land Cruiser  хуҗасы юл кагыйдәләрен кискен бозу сәбәпле, япон машинасы белән  ВАЗ бәрелешә. ВАЗдагы биш кешенең дүртесе шул урында ук һәлак була, бишенчесе дәваханәдә үлә. 

Шушы көннәрдә генә гаебен тулысынча таныган 35 яшьлек Toyota Land Cruiser хуҗасына карата суд карары чыкты. Ул ике елга машина йөртү таныклыгыннан  мәхрүм ителә һәм 5 ел ярым колония-поселениедә  утырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International