Мондый очрашулар язның беренче көнендә үк башланды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрдән тыш, ТКХ департаменты күп фатирлы йортлар фасадына «Имин шәһәр» проекты буенча видеокүзәтү системасын кую, кыш көнендә ишегалларыннан кар көрәү, аны түгү һәм шуның өчен түләү, күп фатирлы йортларның «Ишегалды стандарты» муниципаль программасында катнашуы һәм ишегалдын төзекләндерү өчен түләү мәсьәләсен карарга чакыра.