Һәр балалар бакчасының үзләренә генә хас тавышы, моңы һәм ихластан җылы рухи җаннары бар. Татарча матур "Гөлчәчәк" исемен йөрткән 34 нче бакча горурланып ата-аналар да, җитәкчелек тә һәм балалар да "Балаң бәхете - телеңдә",- дигән программаны аеруча зур оешканлык белән әзерләгәннәр.
"Бәби туе",- дип исемләнгән һәм сәхнәләштерелгән 20 минутлык профессиональ дәрәҗәдәге татар телендә чиста, матур урыс, татар һәм башка милләттәге балалар сөйләменең яңгырашы залдагыларны, хәтта минем янда утырган хәзрәтне дә шаккаттырды. Очрашуның ахырында һәр әни үзненең газизе белән биеде, җырлады һәм шигырь сөйләде. Бу кичне уздыруда катнашкан һәр кеше күңелләренә шатлык һәм сөенеч алып, олы рәхмәтләрен җитәкчелеккә ирештереп, таралыштылар.