9 мартка планлаштырылган Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүен ябу вакыты һава шартлары җылыту сәбәпле тизләтелде – аның аша чыгу бүгеннән үк тыела. Моңа, шулай ук, Аракчино – Югары Ослан арасында боз астына киткән машина һәлакәте дә этәргеч булып тора.
Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүе быелгы кышта 82 көн эшләде. Ул узган елның 16 декабрендә ачылган иде. Шул вакыт аралыгында бернинди дә чиктән тыш хәлләр булмады. Кичү аша йөрүне тыюны бозучыларга административ штраф каралган. Андый “кайнар йөрәкләр” арабызда табылмас, дип ышанасы килә. Ни дисәң дә, ягулыкка киткән акчага караганда гомер бик күпкә кадерлерәк.Үзегезне саклагыз!