Китапханәбездә менә инде өченче ел «Очрашу» клубы эшләп килә. Бу клубка өлкән яшьтәге апалар йөри. «Әле дә ярый китапханә бар», – ди алар. Без, китапханә хез мәт кәрләре, мөмкин кадәр күбрәк өлкәннәребезнең тормышын ямьлерәк итәргә, тулыландырырга омтылабыз. Күптән түгел генә китапханәбездә «Аулак өй» кичәсе үткәрергә уйладык. Башта шәһәребездән, шәһәргә якын авыллардан татар фольклор төркеме эзләп карадык. Татар фольк лор төркеме дә, татар театр төркеме дә юк икән якын-тирәбездә. Аннан инде «Нишләп әле үзебезнең өлкәннәребез белән үткәреп карамас ка «Аулак өй»не дип, аларга үзебезнең теләкне җиткердек. Шатланып кабул иттеләр бу теләкне. Ышанычыбыз акланды, сынатмадылар өлкәннәр! Мәшәкатьләрне, бераз гына хәл китүләрне читкә куеп, менә дигән итеп башкарып чыктылар. Нәкъ артистларча инде менә! Кичәдән соң өлкәннәрнең һәрберсен кочаклап рәхмәт әйтәсем, дөньяда нинди матур сүзләр бар, барын да җиткерәсем килде. Нинди матурлар алар! Өлкәннәребездән бөркелгән яктылык, җылылык барыбызга да күчте – барыбызның да күзләрендә соклану, ярату хисләре иде. Тырышлыклары бушка китмәде, моны укучыларыбызның алкыш ларыннан, чын күңелдән әйткән рәхмәт сүзләреннән күрергә була иде. Кичә беткәндә мин күңелем белән аларның бераз арганнарын сиздем. Шулай булмый ни, шуның хәтле ныклап әзерләнү, берничә тапкыр үткән репетицияләр, булып чыгармы, каушап сүзләрне онытмабызмы дигән уйлар эзсез калмагандыр шул. Аннан әле тамашачы (укучыларыбыз) алдында беренче чыгыш ясаулары бит. Афәрин, апалар! Булдырдыгыз! Сез яшьләр өчен үрнәк! Менә шулай «Аулак өй»дә җырланган татар халкының җыр лары, «Йөзек салыш», «Зәлидә» кебек җырлы-биюле уеннары белән, сез киләчәк буынга татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклап калырга, татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез.