Бушлай юридик консультация бирәчәкләр

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 24 мартында Россия Федерациясендә  чираттагы тапкыр Россия юристлары ассоциациясе бөтенроссия иҗтимагый оешмасы  белдергән Бөтенроссия  бушлай юридик хезмәтләр күрсәтү көне уздырыла. Татарстан Республикасында  бу көнне 56 пунктта эш көне дәвамында 8дән 16 сәгатькә кадәр бушлай юридик  ярдәм күрсәтеләчәк.

Дежур тору графигы , шулай ук бушлай юридик консультация  бирү адреслары, аларның телефон номерлары 2017 елның 20 мартыннан соң Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәге бүлеге  сайтында күрсәтеләчәк: alrf16.ru. Белешмәләр өчен  телефон: (843)223-07-83.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International