Кыш – карсыз, яз ташусыз булмас

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Урамда да яз, күңелдә дә. Кояш та көлә, тамчы тама, карлар эри. Быелгы карлы кыштан соң без язны куркыбрак каршы алдык. Язгы ташулар, су басулар әлеге чорга хас әйберләр. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан чыгып, узган атнада муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең күчмә утырышы Норлатта узды.

– Язгы ташуга әзерлек буенча эшләр дәвам итә, – диде Яшел Үзәннең гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре  буенча идарә җитәкчесе Вячеслав Долганов. – Яз быел иртә башланса да, озакка сузыла торган булды. Көндез җылы, төннәре салкын. Шул сәбәпле әлегә су басулар юк. Кар быел бик күп яуды. Шуңа күрә без алдан сак­лык чараларын күрергә тиеш.  Мамадыш-Әкил, Рус Әҗәле, Өтәк авылларында ел саен су басулар күзәтелгәнгә күрә, бу территорияләрне күз уңында тотарга кирәк. Иминлек системасы тулы әзерлектә дип әйтергә була. Бу уңайдан авыл башлыклары да хисап тотты. Хәзер кизү торулар оештырыла, медикаментлар,беренче кирәк-ярак­лар, ашамлыклар, су запасы  булдырылды, эвакуацияләү урыннары һәм транспорт чаралары да билгеләнде. 

Вячеслав Долганов белдерүенчә,  бу көнгә Иделдә су өсте 80 сантиметрга күтәрелсә, Октябрьскийда – 50, Васильевода 54 см дәрәҗәсендә. Әмма бу саннарга, көннәрнең шундый торышына карап, беребез дә игътибарны киметергә тиеш түгел. Мондый күчмә утырышлар  Васильевода да һәм Ключи зонасында да булачак. Аларның урыннарга барып уздырылуы район җитәкчелегенең ситуацияне контрольдә тотуын күрсәтә. Район башлыгы Александр Тыгин да узган шимбәдә авыл  җирлекләрен йөреп чыкты. 

Билгеле булганча, быел кар катламы калын булса да, көзен яңгырларның аз булуы аркасында эрегән кар коры туфракка тиз сеңә. Бу бер яктан гадәттән  тыш хәлләр килеп чыгуга  киртә булып торса,  авыл хуҗалыгы тармагы өчен  бөтенләй икенче төрле нәтиҗәләр ясала. Аларча,  кырларда дым җитешми. Ничек кенә булмасын, Яшел Үзән районының үзенчәлек­ле урында, сулыклар эчендә яшәвен игътибарга алып, язын сак булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International