14 март көнне шәһәребезнең 16 нчы мәктәбендә "Сәләт-Яшел Үзән" клубы "Переведи! Татарча өйрәнәбез" шәһәркүләм уенын уздырды.
Уенны нәкъ телевезион версиясендәге шикелле "Сәләт-Яшел Үзән" клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов чакыруы буенча килгән Илсур Нәфыйков үзе алып барды.Уенда барлыгы шәһәребезнең 5 командасы катнашты. Болар – 3 нче гимназия, 14 нче лицей, 16 нчы, 4 нче һәм 7 нче мәктәп укучылары.
Уенның төп максаты - катнашучыларның сүзлек байлыгын киңәйтү һәм баету. Чөнки үз туган телеңне камил белү бик мөһим, һәм шулай ук татар теле чит тел кебек тә гаять кызыклы.
Менә уен 3 туры да тәмам булды. Хөкемдарлар баллар санарга киттеләр. Һәм безнең кунак белән кызыклы әңгәмә башланды. Аның барышында Илсур Закирҗан улы балаларны кызыксындырган сорауларга тәфсилле җаваплар бирде, үзенең "Сәләт"тәге маҗараларын сөйләде.
Ахырда барлык катнашучылар "Болгар-Туган Тел" форумы эмблемалы чынаяклар һәм грамоталар белән бүләкләнде, ә призлы урыннар яулаучылар татар язучысы Азат Вергазовның "Хыялыйлар" китапларына ия булды. "Переведи! Татарча өйрәнәбез" уены нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны 3 нче гимназия укучылары Хәнбиков Марат һәм Сөләйманов Рәхим яуладылар, 2 нче баскычта - 16 нчы мәктәп укучылары, 3 нчеләр - 14 нче лицей кызлары. Котлыйбыз, афәрин!