Узган ялларда Бакырчы авылында “Күренекле дин галимнәребез эзләреннән” дигән исем астында Ислам дине кануннары, Коръән аятьләре, гореф-гадәтләрен белүче укучы балаларыбыз арасында бәйге булды.
Данлыклы авылның яңа салынган “Суфия” мәчетенә Яшел Үзән, Кайбыч районнарыннан, хәтта күрше Чуваш республикасыннан да – барлыгы 77 катнашучы җыелды.