Кияүгә – 84, кәләшкә – 85

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Узган ел Яшел Үзән ЗАГСында 85 яшьлек  «кәләш» белән 84 яшьлек «кияү егете» язылышкан.  Бар бит гайре гаҗәп хәлләр – чын мәхәббәт утында яну-көючеләр! Безгә тел шартлатырга гына кала. 

Саннар:

2016 елда иң яшь әнигә – 15 яшь

Иң яшь әти – 18 яшь

Иң олы «яшь» ана – 42 яшь

Иң олы «яшь»  әти – 58 яшь

64 кеше үз исемен алмаштырган.

 

Ә ЗАГС хезмәткәрләре кеше тормышында була торган шатлыклы да,  кайгылы да  вакыйгалар белән көн саен диярлек очраша. 2016 елдагы статистикага гына күз салыйк.

 

Туучылар  кими

Узган ел гражданлык хәлен теркәү барлык спектрлар буенча гомумән дә кимегән 90нчы  елларда  туучылар саны бөтенләй аз иде бит, менә хәзер алар үсеп җитеп, үзләре дә  ата-ана булалар. 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда туучылар 5 процентка азрак туган  – 1571. Һәр бишенче бала  тулы булмаган гаиләдә туа. 12 пар игезәкләр туган.

 

Үлүчеләр саны арта

Узган ел үлем турында 2341 акт теркәлгән, 2015 ел белән чагыштырганда 53 актка  күбрәк. Үлүчеләрнең яртысыннан артыгы – ирләр. Шуларның 36 проценты 60 яшькә дә җитмичә якты дөньядан китә. 

 

 Чит ил гражданнары белән никахлашучылар күп

 2016 елда 931  пар законлы никахка кергән. Шуларның 33 проценты  чит ил гражданнары белән язылышкан.  Моннан ун ел элек кызлар 25кә җиткәнче кияүгә чыгарга  омтылсалар, хәзер өчтән бере генә. Егетләр дә  30 яшьтән соң  гына  «камыт кияргә» үзе теләп риза була. Яшьләр ашыкмаса да, репродуктив вакыт сузылмавын аңласыннар иде, диләр белгечләр. 

 

Аерылышулар профилактикасы

 Хәзер ЗАГС хезмәткәрләренә тагын бер эш өстәлде, ул да булса – аерылышучылар санын киметү. Мондый максатны  узган ел республика президенты Рөстәм Миңнеханов куйган иде.  Нәтиҗәсе дә бар бит! 2016 елда аларның саны 6 процентка кимрәк булган. Шунысын да әйтергә кирәк: аерылышучыларның күпчелеге үзләренең бу гамәлләрен характерлары туры килмәү белән  аңлата. Яшел Үзән ЗАГСы хезмәткәрләре  андыйлар белән әңгәмәләр, консультацияләр уздыра. Әмма нәтиҗәсе  булса да, бик аз. 

Хәзер  гаилә кыйммәтләрен  сак­лау һәм пропагандалау максатыннан   алтын, бриллиант, туйларны уздыру  гадәткә керде. Модага ияреп түгел,  ихластан үткәрелгән булса,  бөтен бер нәсел алдында менә дигән үрнәк чара. Яшел Үзән ЗАГСы  мондый тантаналарны бик теләп уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International