20 марттан полиция хезмәткәрләре суд карарларын үтәтү инспекциясе белән берлектә «Шартлы җәзага тартылучы» оператив-профилактик операциясен үткәрде.
Максаты – оператив торышны тотрыкландыру, профилактик исәптә торучыларның кабат җинаять кылуларын кисәтү.
Операция барышында полиция хезмәткәрләре шартлы рәвештә җәзага тартылучыларны, наркодиспансерларда исәптә торучыларны тикшереп йөрде.