Телефон шалтыратуларына ышанмагыз

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Осиновода яшәүче 26 яшьлек кыз банк картасының блокировкалануы турында смс-хәбәргә ышанып, 14 мең сум акчасыннан колак кага.

Ул әйтелгән телефон буенча шалтыратып, ялган хезмәткәр әйткәннәрне үти һәм картасына кагылышлы шәхси мәгълүматларны бирә. Полиция ачыклаганча, шалтыратучы Самара өлкәсеннән булган.

Дубровкадан  64 яшьлек хатын да диван сату турында сайтта игълан урнаштыра һәм акча эшлисе урында 5800 сум акчасын югалта. Монда да акча алдырту схемасы охшаш. Мошенник төрле юллар белән банк картасына кагылышлы шәхси мәгълүматны алырга тырыша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International