«Юл бир!» рейды

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Медицина ярдәме таләп ителгән гадәттән тыш хәлләр көн саен чыга. Кайвакыт кеше гомерен минутлар хәл итә. Махсус хезмәтләрнең вакытында килүе  мөһим фактор булып тора.

Кызганычка, махсус транспортка юлларда өстенлек бирелми. Күптән түгел дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  ашыгыч медицина хезмәте  белән автомобиль йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен тикшерде. Шартлы рәвештә «Юл бир!» дип аталган рейдта автомобиль йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә якынлашып килүче махсус транспортка игътибар бирмәүләре ачыкланды. 2017 ел башыннан   13 машина йөртүче җаваплылыкка тартылды. Мондый рейдлар атна саен уздырылып торачак.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International